+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2021, 10:25

Төрмәдә телефоннан сөйләшә алмаячаклар!

Русия Президенты Владимир Путин Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте соравы буенча мобиль операторларның төрмәләрдә кәрәзле элемтәне өзү турындагы законга кул куйды.

Закон нигезендә, операторлар төрмәләрдә хөкем ителгәннәр, шикләнелүчеләр, гаепләнүчеләр һәм тикшерү изоляторларында һәм холык төзәтү учреждениеләрендә хөкем ителгәннәр тарафыннан кулланыла торган номерлар буенча хезмәтләр күрсәтүне туктатырга тиеш булачак. Элемтә хезмәтләре Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте җитәкчелегенең язма карары нигезендә туктатылачак.

ТАСС хәбәр иткәнчә, 2018 елда җинаять-төзәтү системасы учреждениеләрендә тоткыннардан 56 меңнән артык элемтә чарасы тартып алынган. Телефонны режимлы территорияләргә тапшырырга маташкан өчен 5 меңнән артык кеше тоткарланган.

Инициатива авторлары билгеләп үткәнчә, иректән мәхрүм итү урыннарында мобиль телефоннар еш кына мошенниклык кылу, шаһитларга басым ясау, җинаятьчел төркемнәрнең иректә булган әгъзаларының гамәлләрен координацияләү өчен кулланыла.

Документ авторлары фикеренчә, sim-картаны оператив блокировкалау шулай ук җинаять мохите лидерларына финанс ярдәме күрсәтүне һәм хөкем ителүчеләргә, тикшерү астындагыларга наркотиклар һәм башка тыелган предметларны китерүне тыярга ярдәм итәчәк.

Фото: “Башинформ”.
#ВладимирПутин
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/T-rm-d-telefonnan-s-yl-sh-almayachaklar-709716/
Читайте нас: