+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март 2021, 12:20

Кемнәр югары пенсия алуга хокуклы?

Русиядә Мактау грамоталары, исемнәр, шулай ук тупланган стаж пенсия һәм ташламалар күләменә йогынты ясый ала.

Бу хакта "РИА Новости" агентлыгы Русия Пенсионерлар берлеге президиумының мактаулы әгъзасы Людмила Пискуновага сылтама белән хәбәр итә.
Әйтик, эксперт сүзләренчә, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булган гражданнар социаль өстәмәләр һәм ташламаларга хокуклы. Моннан тыш, дәүләт бүләкләренә (әйтик, медальләр, орденнар, Мактау грамоталары һәм исемнәр) лаек булган кешеләр дә югары пенсиягә өмет итә ала.
Моннан тыш, Федерация субъектларының үзенең ташламалар категориясе бар. Мисал өчен, аларны төбәктә 40 ел дәвамында эшләгән кешеләр ала. Аларга Федерация субъекты үсешенә өлеш керткән өчен төбәк башлыгы исеменнән Мактау грамотасы, мактаулы исем һәм медаль тапшырыла.
«Ягъни төбәк законнары һәм финанс мөмкинлекләреннән чыгып, мондый пенсионерларга төрле ташламалар (әйтик, җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукы) бирәләр. Әмма ул бу ташламалардан бары тик үз төбәгендә генә файдалана ала», - дип искәртте Пискунова.
Шулай ук мактаулы исемнәр һәм ташламалар гомумиләштерелми. Пенсиягә чыкканнан соң, кеше ташлама алу өчен бер нигезне генә сайлый.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/social/Kemn-r-yugari-pensiya-aluga-hokukli-720289/
Читайте нас: