+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 март 2021, 14:35

Имтиханнарга үзгәрешләр кертелә

1 апрельдән автомашинага идарә итү хокукы алу өчен имтихан тапшырганда «площадка»ның мәҗбүри өлешен гамәлдән чыгарачаклар һәм бөтен процессны аудиовидеотерки башлаячаклар. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

"Видеоязмалар транспорт чарасы һәм юл хәленең, контроль-үлчәү приборлары күрсәткечләренең (спидометр, тукталыш тормозы һәм борылыш күрсәткечләренең контроль лампалары), инструктор командаларының аудиоязмасын һәм имтихан биремнәрен реаль вакыт режимында тәэмин итәргә тиеш", - диелә министрлык белдерүендә.
Шулай ук имтихан вакытында хаталар исемлегенә дә үзгәрешләр кертеләчәк. Хаталар өчен өч, ике яисә бер балл куелырга мөмкин. Штрафларның суммасы биш һәм аннан да күбрәк булса, машина йөртүгә кандидат имтиханны бирә алмаган дип саналачак һәм яңадан әзерләнергә тиеш булачак.
Фото: ТАСС.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/Imtihannarga-zg-reshl-r-kertel-727957/
Читайте нас: