1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм 9 Май - Җиңү көне - эшләми торган бәйрәм көннәре (РФ Хезмәт кодексының 112 мәддәсе).
Башкортстан Хөкүмәте карары белән 2021 елда 13 май - Ураза бәйрәме буарак игълан ителде.
Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 2021 елның 1, 2, 3, 8, 9, 10 һәм 13 май ял көннәре булып санала. 30 апрельдә һәм 12 майда эш вакыты бер сәгатькә кыскара.
Искәртеп узабыз, Русия Федерациясенең хезмәт законнары нигезендә ел саен үткәрелә торган төп яки өстәмә түләүле ял биргәндә, 1, 9 һәм 13 май отпуск ялының календарь көннәре исемлегенә кертелми.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/Mayda-nichek-yal-it-ch-kbez-738063/