...Казан мәктәбендә тревога төймәсенә урындагы вакыт белән 09.25тә басылган, атыш 09.20 сәгатьтә башланган. Биредә ул вакытта 714 бала, 70кә якын хезмәткәр булган, шуларның 52се — педагог. Ике ел элек шушы мәктәпне тәмамлаган Илназ Галәвиев мәктәпкә аяк басу белән ишек төбендә торган сакчы аның юлына аркылы төшә. Тәүге ядрә аңа эләгә, ләкин ул тревога төймәсенә басып өлгерә. Сигналны ишеткәч тә укытучылар дәрес барган сыйныфларның ишекләрен бикләргә тиеш була. Шулай итәләр дә. Тик өченче каттагы сигезенчеләр кабинет ишеген бикләргә өлгерми кала. Ишекләрне шакып, “Полиция, ачыгыз!” дип кычкырып йөргән бәндә шушы сыйныфка килеп керә...
“Без сигезенче сыйныфта укучы җиде баланы: дүрт малайны һәм өч кызны югалттык. Алар монда, өченче катта һәлак булды. 16 кеше — 12 бала, 4 олы кеше хәзер госпитальдә. Террорчы кулга алынган. Аңа 19 яшь, рәсми рәвештә анда корал теркәлгән. Башкаларын әлегә ачыкламаганнар. Тикшерү эшләре бара. Мәктәпкә дә, гаиләләргә дә кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк. Бу бөтен республика һәм бөтен илебез өчен зур фаҗига”, — диде канкоеш урынында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Кызганычка каршы, зыян күрүчеләр саны 23 кешегә җитте, шуларның 20се – балалар. Һәлак булган икенче олы кеше – 55 яшьлек башлангыч сыйныфлар укытучысы Венера Айзатова.
Илназ Галәвиев җинаятькә ныклы әзерләнә. Фаҗигагә кадәр берничә көн кала ул “Аллаһы” дип атаган телеграм-канал ача. Анда егет барлык кешеләрне дә “биочүп” дип атый, аларны үтерүгә чакыра һәм күпсанлы кешеләрне юк итәргә, ә соңыннан үзенең гомерен кыярга җыенуы хакында планнары белән уртаклаша. “Дөньяда тере кеше калырга тиеш түгел, бу — Галәмнең хатасы”, — дип яза Галәвиев. Кызганычка каршы, аңа язылган өч кеше дә, шушы язмаларны карап узган йөздән артыгы да аның сүзләренә игътибар бирмәгән...
Илназ шушы мәктәптә белем алган, аны тәмамлаганнан соң, “ТИСБИ” идарә университеты каршындагы 171/1нче колледжга укырга кергән. Ул айтишникка укый, әмма агымдагы елның апрелендә бурычлары аркасында укудан куыла. Шаһитлар сүзләренә караганда, яшь кеше гыйнвардан дәресләрдә күренмәгән. Шулай ук ул үз төркеменең кураторы белән аралашмаган, практика үтмәгән һәм хәтта имтиханнар да тапшырмаган. Галәвиевны уку йортыннан куу —мантыйкка ярашлы карар.
Танышлары шуннан соң аның әтисе белән җитди ызгыш булуын әйтә. Аннары алар аерым яшәгән. Әтисе сүзләренә караганда, улы колледжда система администраторы булырга укыган, диндар булмаган, бервакытта да радикаль карашлар белдермәгән. Илназ башкалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган, уртача укыган. Артык якын дуслары булмаган. Сыйныфташлары, мәктәпне тәмамлау белән үк, Илназның барысын да социаль челтәрләрдә дуслары исемлегеннән чыгаруына игътибар иткән. Янә аның “Counter-Strike” дигән атышлы компьютер уенын бик яратып, мавыгып уйнавы билгеле.
Егет ни өчен корал белән мәктәпкә киткән? Моның сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Үзе белән аның кулдан ясалган шартлаткычы һәм “Hatsan ESCORT” мылтыгы була. Керчьта атыш оештыручы Владислав Росляковныкы кебек үк. Бу корал 40 мең сумга якын тора һәм базарда иң арзанлылардан санала. Галәвиев аны Йошкар-Олада сатып алган. Моның өчен бөтен рөхсәт кәгазьләре булган. Сүз уңаеннан, видеодан күренүенчә, егет гимназиягә барган юлда очраган кешеләргә кулындагы коралын болгый, әмма мондый сәер кылык беркемне дә аптыратмый...
Әлеге канлы вакыйга барлыгы сигез минут дәвам иткән. Бу вакыт эчендә мәктәптәге балаларның ниләр кичерүен күз алдына китерү дә куркыныч. Социаль челтәрләрдә таралган видеоларда укучыларның беренче кат тәрәзәсеннән чыгуы күренә. Ә кайберләренең үлемнән котылырга теләп, атыш булган сыйныфтагы өченче кат тәрәзәсеннән сикерүе монда нинди мәхшәр башлануы турында сөйли. Кайбер чыганаклар өченче каттан сикергән ике баланың үлеме турында белдерде...
Сигез минуттан гимназия янына борчулы сигнал алган ведомствоара сак, аннары “Росгвардия” хезмәткәрләре килеп җитә. Штурм башлана. Боларны күреп, Галәвиев кулларын күтәреп чыга...
Тоткарлагач төшерелгән видеода да җинаятьче үзен Аллаһы дип белдерә. “Үземнең Аллаһы икәнемне бер-ике ай элек аңладым. Ә җәен миндә монстр уяна башлады. Мин бөтен кешене күралмый башладым. Үземнең Аллаһы икәнемне аңладым, моны беренче тапкыр әниемә әйттем. Минем әни юк, мин аны Наилә дип кенә йөртәм, ул миңа әни түгел. Мин әти-әнидән баш тарттым, алар моны бик яхшы белә. Аларны беркайчан да әти-әни дип йөртмәдем. Мин барыгызны да күралмыйм. Миңа психик экспертиза ясарга кирәкми, мин юләр түгел”, — ди сәкедә яткан ярымшәрә монстр.
Казандагы фаҗига бөтен ил халкын тетрәндерде. Татарстанга Русия төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә кайгы уртаклашу телеграммалары килде. Ил Президенты Владимир Путин Казан мәктәбендә атуда һәлак булганнарның туганнарының тирән кайгысын уртаклашты. Ул Хөкүмәткә зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә һәм тиз арада гражданлык коралы әйләнеше кагыйдәләрен катгыйландырырга кушты. Әйткәндәй, Русия Дәүләт думасының Хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы тору комитеты 12 майда уздырган утырышында корал әйләнеше һәм утлы корал белән идарә итүнең законлылыгына контрольне көчәйтү турында закон проектын кабул итәргә тәкъдим итте.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Казандагы канкоешта зыян күрүчеләргә бушлай тернәкләндерү узарга яки республика шифаханәләренә гаилә белән ялга килергә тәкъдим итте һәм кирәк булган ярдәмне күрсәтергә әзер булуын белдерде. Шулай ук, республика Башлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан халкы һәм һәлак булганнарның туганнары адресына кайгы сүзләре белән телеграмма җибәрде.
“Республикабыз халкы һәм шәхсән үз исемемнән Казанның 175нче мәктәбендә ату нәтиҗәсендә һәлак булганнарның гаиләләренең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам, — диелә телеграммада. — Без Татарстанның тугандаш халкы белән бергә чын күңелдән кайгырабыз, зыян күрүчеләр өчен борчылабыз. Кирәкле ярдәм күрсәтергә әзербез. Һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына — түземлек, батырлык һәм рухи көч, зыян күргәннәрнең тиз арада сәламәтләнүләрен телим”. Моннан тыш, Башкортстан Башлыгы республиканың барлык мәктәпләрендә ашыгыч рәвештә хәвефсезлек чараларын көчәйтергә кушты.
12 майда Уфа хакимиятендә үткән киңәшмәдә шәһәр мэры Сергей Греков берничә йөкләмә бирде. “Уфаның барлык мәктәпләрен дә тикшерергә кирәк. Моны кичә үк эшли башладык, бүген дәвам итәргә кирәк. Хәвефсезлеккә аерым игътибар бирү зарур – бу хәвеф төймәләре дә, кешеләрне үткәрү режимы да, кысалар да. Мәктәпләрдә эшләүче ЧОПларны аеруча тикшерергә кирәк”, — диде ул.
12 май Татарстанда матәм көне дип игълан ителде. Казан белән бергә бөтен Русия кайгы кичерә. Стихияле мемориаллар бөтен ил буенча: Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Түбән Новгород, Симферополь, Сочи, Ырынбур, Краснодар һәм башка шәһәрләрдә оештырылды. Уфа да фаҗигадән читтә калмады: битараф булмаган шәһәр халкы Казан мәктәбендә атыш вакытында һәлак булган укучылар гаиләләренең кайгысын уртаклашып, Татарстанның Уфадагы вәкиллегенә чәчәкләр һәм уенчыклар алып килә. Анда “Кызыл таң” редакциясе вәкилләре дә чәчәкләр салып, бер минут тынлык белән җинаять корбаннарын искә алды. Башкортстан шәһәрләре һәм районнарында да шундый урыннар оештырылган. Халыкның кайгысы чиксез...
Соңгы мәгълүматлар буенча, корбаннар саны тугызга җитте, 21 кеше дәваханәдә.