+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 декабрь 2021, 10:30

Киләсе елда кемнәр пенсиягә чыга ала?

Яңа пенсия реформасы катлаулы, бутала күрмәгез.

Киләсе елда кемнәр пенсиягә чыга ала?
Киләсе елда кемнәр пенсиягә чыга ала?
2022 елда страховка пенсиясенә хокукка 61,5 яшьлек, ягъни 1960 елның икенче яртысында туган ир-атлар һәм 1965 елның икенче яртысында туган 56,5 яшьлек хатын-кызлар ия булачак. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Русия Пенсия фондының Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Марина Тарасова сөйләде.

Ул искәрткәнчә, картлык буенча страховка пенсиясен билгеләү өчен бер үк вакытта берничә шарт кирәк:

пенсия яшенә җитү;

кирәкле стаж булу (2022 елда 13 ел стаж);

шәхси пенсия коэффициентының билгеле бер күләме (2022 елда 23.4) булу.

Исегезгә төшерәбез, Русиядә 2019 елдан 2028 елга кадәр пенсия реформасы эшли. Аның нигезендә, пенсия яшенең хатын-кызлар өчен 55тән 60 яшькә кадәр һәм ир-атлар өчен 60тан 65кә кадәр акрынлап күтәрелүе көтелә.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2021-12-24/kil-se-elda-kemn-r-pensiyag-chyga-ala-2633049
Автор:
Читайте нас: