+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
6 Май 2020, 11:04
Победа 1945-2020

Миякә районы муниципаль районда Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар планы

Кадерле Миякә районы кешеләре һәм авылдашлар!
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә, Русиядә һәм дөньяда быел килеп туган эпидемиологик хәл аркасында өйләрегездә калыгыз! Барлык чаралар волонтёрлар һәм районның вазыйфалы шәхесләре тарафыннан катнашучыларны чикләнгән күләме форматында үткәреләчәк.
Бу чараларның ничек үтүе турында без сезгә гәзитебез битләрендә хәбәр итәчәкбез.

Хөрмәт белән "Безнең дәвер" гәзите редакциясе.


30.04 -09.05

Нәрсә:

Онлайн-акцияләр

Түбәндәге хештеглар астында актнашырга була:
#НаследникиПодебы - теләгән һәрбер бала сугыш турында шигырьләр укып видеога төшереп, социаль челтәрләргә куя ала.
#ЛитератураПобеды -социаль челтәрләргә куелган сугыш турында яраткан әдәби әсәрләрне онлайн уку марафоны.
#ПоемДвором - акциядә йорт алларында ачык тәрәзәләрдән бервакытта хәрби җырлар башкаруда барлык теләгән кешеләр катнаша ала.
#ВальсПобеды - һәрбер теләгән кеше социаль челтәрләрдә үз страницасында үзе башкарган вальсның видеосын куя ала.

4-9 май

Нәрсә:

"ГЕОРГИЙ ТАСМАСЫ" БӨТЕНРУСИЯ АКЦИЯСЕ

Тулырак: Тасмаларны кибетләрдә, даруханәләрдә, АЗСларда билгеләнгән хәвефсезлек чараларын үтәп таратачаклар.

5-9 май

Нәрсә:

"ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК" АКЦИЯСЕ - ОНЛАЙН


Тулырак: Картәти һәм карт картәти фоторәсемнәрен www.2020.polkrf.ru адресы буенча кертергә һәм үз герое турында анкета тутырырга. Фоторәсемнәр
9 майда бөтен ил буенча медиаэкраннарда, шулай ук онлайн-кинотеатр мәйданнарында, телеканал эфирында, "Одноклассники" һәм "ВКонтакте" социаль челтәрләрдә, шулай ук "Русиянең үлемсез полк" порталында трансляцияләнәчәк.

9 май

Нәрсә:

СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЙЛАРЫ БЮСТЛАРЫНА ЧӘЧӘКЛӘР САЛУ

Кайда: Кыргыз-Миякә авылының "Дан аллея"се скверында
Кайчан: 9 май 10 сәгатьтә
Тулырак: Миякә районы хакимияте башлыгы, Микә районы муниципаль район Советы рәисе, Миякә һәм Стәрлебаш районнары хәрби комиссары барлык хәвефсезлек чараларын кулланып катнаша. https://vk.com/id512239471 ссылкасы буенча онлайн-трансляцияләү.

9 май

Нәрсә:

Һәйкәлләргә, обелискларга чәчәкләр салу

Кайчан: 9 май 10 сәгатьтә
Тулырак: авыл җирлекләре башлыклары барлык хәвефсезлек чараларын кулланып катнаша.

9 май

Нәрсә:

Видеокотлау

Кайчан: 9 май 10 сәгать 30 минутта
Тулырак: район хакимияте башлыгы, Миякә районы муниципаль район Советы секретаре, Миякә һәм Стәрлебаш районнарының хәрби комиссары барлык хәвефсезлек чараларын кулланып катнаша. https://vk.com/id512239471 ссылкасы буенча онлайн-трансляцияләү.

9 май

Нәрсә:

Г.Бохараев һәйкәленә чәчәкләр салу

Кайда: Кыргыз-Миякә авылы, Шоссейная урамы
Кайчан: 9 май 11 сәгатьтә
Тулырак: район хакимияте башлыгы, Миякә районы муниципаль район Советы рәисе, Миякә һәм Стәрлебаш районнарының хәрби комиссары барлык хәвефсезлек чараларын кулланып катнаша. https://vkcom/id512239471 ссылкасы буенча онлайн-трансляцияләү.

9 май

Нәрсә:

Бөек Ватан сугышы ветераннарының видеомөрәҗәгате

Кайчан: 9 май 11 сәгатьтә
Тулырак: https://vk.com/id512239471 ссылкасы буенча карарга була.

9 май

Нәрсә:

Тынлы оркестр башкаруында марш

Кайда: Кыргыз-Миякә авылы, Акмулла тыкрыгы, 6нчы йорт,
5 квартирада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Феодосия Пашинаның йорты алдында.
Кайчан: 9 май 11.30 сәгатьтә
Тулырак: https://vk.com/id512239471 ссылкасы буенча маршның онлайн-трансляциясен карарга була.

9 май

Нәрсә:

"Русия байраклары" акциясе

Кайда: авыл җирлекләре, Кыргыз-Миякә авылы
Кайчан: 9 май
Тулырак: Кешеләр флагларны яки георгий тасмаларын үз йортлары тәрәзәләренә башка катнашучылар белән теләктәш булып эләләр.

9 май

Нәрсә:

Гомумрусия тынлык минуты һәм "Җиңү көне" җырын бергәләп башкару

Кайчан: 9 май 19 сәгатьтә
Тулырак: Барлык эфирлар тынлык минутын трансляцияләү өчен тукталачак. Аннары кешеләргә балконгы чыгып яки тәрәзә янына басып кулларында үз ветераны фотосурәтен тотып "Җиңү көне" җырын башкарырга кушыла.

9 май

Нәрсә:

Бәйрәм салюты

Кайда: Кыргыз-Миякә авылының Шоссейная урамы, Г.Бохараев паркы.
Кайчан: 9 май 23 сәгатьтә
Тулырак: Халык социаль челтәрләрдә онлайн-трансляция аша катнаша

9 май

Нәрсә:

Җиңү фонарьләре Гомумрусия акциясе

Кайчан: 9 май 23.50 сәгатьтә
Тулырак: 23.50 сәгатьтә кешеләр балконга чыгалар яки кулларына "фонарьләр" тотып тәрәзә янына басалар. Болар шәмнәр, көнкүреш фонарьләре, телефон яктылыгы булырга мөмкин. Акциянең максаты - без урамнарга "Үлемсез полк" белән бергә чыга алмаган моментта бердәмлекне тою һәм күрсәтү.

Читайте нас: