-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
6 Май 2020, 11:50
Победа 1945-2020

Миякә районы муниципаль районда Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар планы

Миякә районы муниципаль районда Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар планы.

Нәрсә: "Георгиевская ленточка" һәм "Хәтер шәме "Бөтенрусия акциясе.

Кайда: Миякә районы муниципаль районның авыл җирлекләре.

Кайчан: апрель-май

Тулырак: Бөек Ватан сугышы башлануга багышланган ел саен үткәрелүче истәлек акциясе. Ул Башкортстан районнарында һәм шәһәрләрендә үтә. Хәтер һәм кайгы көне алдыннан кичен активистлар меңәрләгән шәм һәм георгий тасмаларын тараталар.

7-9 май

Нәрсә: 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашучылар обелискларына, һәйкәлләренә чәчәкләр салу.

Кайда: Миякә районы мниципаль районның авыл җирлекләре.

Кайчан: 10 сәгатьтә.

Тулырак: Авыл җирлекләре башлыклары катнаша.

9 май

Нәрсә: 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройлары бюстларына чәчәкләр салуны онлайн-трансляцияләү.

Кайда: Кыргыз-Миякә авылының Дан аллеясе скверында.

Кайчан: 10 сәгатьтә.

Тулырак: Муниципаль район башлыгы һәм Миякә районы муниципаль район Советы секретаре катнаша.

Нәрсә: Җиңүнең 75 еллыгына багышланган интернет-концерт.

Кайчан: көн дәвамында.

Тулырак: Миякә районының иҗади коллективлары катнаша.

Нәрсә: "Ветеранны котла" акциясе.

Кайда: Миякә районы муниципаль районның авыл җирлекләрендә.

Кайчан: көн дәвамында.

Тулырак: Волонтерлар яки хакимият хезмәткәрләре телефон аша ветераннарны котлыйлар.

Нәрсә: Тынлы оркестр чыгышы.

Кайчан: көн дәвамында.

Кайда: Кыргыз-Миякә, Акмулла тыкрыгында урнашкан Бөек Ватан сугышы ветераны Феодосия Пашинаның йорты алдында

Нәрсә: "Русия флаглары" акциясе.

Кайда: Миякә районы муниципаль районның авыл җирлекләрендә.

Кайчан: көн дәвамында.

Тулырак: Кешеләр флагларны яки георгий тасмаларын үз йортлары тәрәзәләренә башка катнашучылар белән теләктәш булып эләләр.

Нәрсә: "Үлемсез полк" акциясе онлайн.

Кайчан: көн дәвамында.

Тулырак: Картәти һәм карт картәти фоторәсемнәрен www.2020.polkrf.ru адресы буенча кертергә һәм үз герое турында анкета тутырырга. Фоторәсемнәр 9 майда бөтен ил буенча медиаэкраннарда трансляцияләнәчәк, шулай ук онлайн-кинотеатр мәйданнарында телеканаллар эфирында "Одноклассники" һәм "ВКонтакте" социаль челтәрләрдә, шулай ук "Русиянең үлемсез полк" порталында трансляцияләнәчәк.

Нәрсә: Гомумрусия тынлык минуты һәм "День победы" җырын бергәләшеп башкару.

Кайчан: 21 сәгатьтә.

Кайда: Миякә районы муниципаль районда.

Тулырак: 21 сәгатьтә барлык эфирлар "Тынлык минуты"н трансляцияләү өчен тукталачак. Аннары кешеләргә балконнарга чыгып яки тәрәзә кырында басып кулларында үз ветераны портреты белән фотосурәтен тотып "День победы" җырын башкарырга кушыла. Кулларга фонарь алырга мөмкин. Болар шәмнәр, көнкүреш фонарьләре, телефоннар яктысы булырга мөмкин. Акциянең максаты - без урамнарга "Үлемсез полк" белән бергә чыга алмаган моментта бердәмлекне тою һәм күрсәтү.

Нәрсә: Бохараев паркында бәйрәм салюты.

Кайда: Кыргыз-Миякә авылы.

Кайчан: 22 сәгатьтә.

Читайте нас: