+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 октябрь 2019, 16:05

Уңыш өч миллион тоннадан арткан!

Республикада иген һәм кузаклы иген культураларын урып-җыю тәмамлану өстендә. Быелгы һава шартлары соңгы 10 ел эчендә бик катлаулы булса да, игенчеләр аяз көннәрнең һәр сәгать-минутын исрафламый, уңышның төп өлешен җыя алды.

БР Авыл хужалыгын консультацияләү үзәге мәгълүматларына ярашлы, төбәктә чәчелгән майданнарның 94 процентыннан 3 млн. 36 мең тонна иген һәм кузаклы иген культуралары сугылган. Уңыш былтыргыдан югары, төшем гектардан 19,8 центнер тәшкил итә.


Әлеге вакытта басулар артык дымлы, шуңа да урак эшләре темпы түбән. Шулай да аграрийлар алдагы ун көн эчендә урак эшләрен тәмамларга исәпли. Артабан алар көнбагыш, рапс, шикәр чөгендере уңышын җыярга тотыначак.

Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: