+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 ноябрь 2019, 13:48

Иң шәп казны күрәсегез киләме?

Федоровка районы гадәти булмаган фестивальгә әзерләнә.

30 ноябрьдә Федоровка авылында “Terra — Gussia” фестивале үтәчәк. Бу көнне үзәк мәйданда күңелле чара оештырылачак. Атап әйткәндә, каз продукциясеннән күргәзмә, һәм каз сату, “Каз өмәсе” гореф-гадәтен күрсәтү, халык уеннары, спорт ярышлары һәм башка күңел ачу программасы әзерләнгән.
Районның мәдәният хезмәткәрләре бу фестивальне яңача, кызыклы итеп үткәрүне күз уңында тота. Аеруча каз костюмы киеп, төрле уеннарда катнашучылар, биючеләр бу бәйрәмгә ямь өстәячәк. Шулай ук каз итеннән аш-су рецептлары, бу төр кошчылык белән шөгыльләнүчеләр чыгышлары да көтелә. “Күркәм каз” конкурсы исә чын казны киендерү максатын күз уңында тотачак. Бәйрәмгә төрле районнардан кунаклар, Уфадан мәртәбәле кешеләр килүе дә көтелә.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/selo/I-sh-p-kazni-k-r-segez-kil-me-16453/
Читайте нас: