+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 февраль 2020, 11:11

Авыл хуҗалыгы узган елны уңышлы тәмамлады

Моның турында Дмитрий Патрушев Владимир Путинга белдерде.

Русия Президенты Владимир Путин Русиянең авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белән очрашты.


Владимир Путин очрашу башында ук узган елны авыл хуҗалыгы тармагы уңышлы тәмамлавын ассызыклады. Былтыр 121 миллион тонна ашлык җыеп алынган. Бу, 2018 елдагы белән чагыштырганда, 7,4 миллион тоннага күбрәк.


Ә кош һәм мал ите җитештерү былтыр 15,2 миллион тонна тәшкил итсә, сөт савып алу 31,3 миллион тоннага җиткән. Бу күрсәткечләр дә 2018 елдагы белән чагыштырганда күбрәк.


Владимир Путин яшелчәчелекне үстерүгә игътибарны тагын да арттыру кирәклеген белдерде.


#ВладимирПутин
Читайте нас: