+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 Май 2020, 18:00

Сирень чәчәге җыегыз

Сирень чәчәге күп кенә авырулардан котылырга булыша. Буыннар сызлаганда сирень чәчәген банкага салалар, өстенә аракы коялар һәм яхшылап каплап куялар. 3-4 атна караңгы урында тоткач, төнәтмәне компресс ясау, авырткан урынны уу өчен кулланалар.

Ларингит борчыганда, тамак чайкату өчен мондый төнәтмә ясыйлар. 3 аш калагы сирень чәчәген 100 миллилитр аракыга салып, 7 көн төнәтәләр. Файдаланыр алдыннан төнәтмәгә 1:10 күләмендә су кушалар.
Күрү сәләтен яхшырту өчен сирень чәчәген чәй кебек пешерәләр. Шунда мамык салфетканы чылатып, 3-5 минутка күзгә куеп торалар.
Циститтан. 1 аш кашыгы сирень чәчәген 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 4 мәртәбә 1әр аш кашыгы кабул итәләр.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/selo/Siren-ch-ch-ge-iegiz-270670/
Читайте нас: