+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 июль 2020, 12:25

Башкортстан бакчалары гөрләр әле!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Чишмә районында күчмә “Авыл сәгате” үткәрде.

Катнашучылар республикада бакчачылык үсешен тикшерде. Киңәшмә Чишмәнең җимеш-яшелчә питомнигы мәйданчыгында үтте.
Республикадагы бакчалар мәйданы 9 мең гектар тәшкил итә, аларның 86 проценты – шәхси хуҗалыклар. Үткән елда төбәктә 399 тонна җиләк-җимеш, яшелчә җыеп алынган, аларның күбесе көзге ярминкәләрдә сатылган.
Шул ук вакытта бу юнәлешнең үсеш мөмкинлекләре зур. Чишмә питомнигы директоры Рамил Галиуллин әйтүенчә, интенсив технологияләр кулланганда культуралар уңышын берничә тапкыр арттырып була.
Үткән елда бу хуҗалык алмагач бакчаларын тергезү буенча зур инвестицион проект башлаган. Яңа технологияләр буенча беренче уңышны 2023 елда алырга җыеналар. Бүген дә питомник үз продукциясе белән социаль учреждениеләрне тәэмин итә, базарга чыгара.
Хуҗалык җитәкчесе проектны тормышка ашырырга комачаулаучы мәсьәләләрне бәян итте. Аларның берсе – питомникны су белән тәэмин итү. Радий Хәбиров кушуы буенча, быел биредә буа булдыру буенча проектны гамәлгә ашыруга тотыначаклар.
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм чаралары кирәклеген Шаран фермеры Алексей Дмитриев та хуплады. Ул җиләк, карлыган, алма, груша үстерә. Республика җитәкчесе программа документы өстендә эш башларга кушты, бер айдан беренче нәтиҗәләрне тикшерергә тәкъдим итте.
Самара өлкәсенең Бакчачылар һәм питомниклар берлеге рәисе Олег Михеенко әйтүенчә, Башкортстанда инвесторлар өчен уңайлы эш шартлары булдырылган, бу хакта башка төбәкләрдә дә беләләр. Берлек республика җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек булдыра, консультатив ярдәм күрсәтә, яңа технологияләрне һәм сортларны апробацияләүдә хезмәттәшлек итә.
Кушнаренко районыннан “Столыпино” агропредприятиесе директоры Радмир Гәрәев бакчачылык үсеше буенча тәҗрибә уртаклашты.
“Авыл сәгате”нә йомгак ясап, Башкортстан Башлыгы мондый сөйләшүләрнең фәһемлелеген билгеләде, агросәнәгать тематикасының әле яңа башлануын, җитештерүчеләргә ярдәмнең мөһимлеген ассызыклады.
Фото: glavarb.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/selo/Bashkortstan-bakchalari-g-rl-r-le-378684/
Читайте нас: