+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 сентябрь 2020, 11:10

Башкортстанда урак төгәлләнеп килә

21 сентябрьгә 1,6 миллион гектарда уңыш җыеп алынган, бу барлык мәйданның 93 процентын тәшкил итә.

Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте.

Республика аграрийлары барлыгы 3,7 миллион тоннадан артык ашлык суктырган. Стәрлетамак (206 мең тонна), Илеш (200 мең тонна) һәм Чакмагыш (195 мең тонна) районнары алда бара. 12 район 100 мең тоннадан артык ашлык җыеп алды.

Төбәкнең авыл хуҗалыклары 416 мең гектардан артык уҗым культуралары чәчкән, бу планның 83 проценты дигән сүз. Илшат Фазрахманов әйтүенчә, Агростраховкалау программасы иминият взносларына чыгымнарның яртысын компенсацияли.

2020 елда аңа ярдәм итүгә шактый бюджет акчалары бүлеп бирелгән – 127,5 миллион сум (2019 елда - 55,8 миллион сум). Ведомство җитәкчесе муниципалитетлар башлыкларын бу юнәлештә эшне аерым контрольгә алырга чакырды.

«Росагролизинг» программасын үстерү турында сөйләгәндә, Илшат Фазрахманов бу юнәлештә Благовар, Чишмә, Бәләбәй, Илеш, Бакалы районнары лидер булып тора, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта республиканың кайбер районнарында бу эш тукталды диярлек. Вице-премьер аграрийлардан һәм район хакимиятләреннән 2021 елда лизинг программаларында катнашу өчен документлар әзерләүне хәзер үк башларга кушты.

Радий Хәбиров Андрей Назаровка агроиминләштерү һәм лизинг программаларында катнашу мәсьәләләре буенча муниципалитетлар белән өстәмә эш алып барырга кушты.

– Минемчә, күпләр катлаулы финанс шартлары аркасында бу программаларда катнашудан баш тарта, - диде регион башлыгы. - Кешеләргә ничек ярдәм итә алуыбызны аңлатырга кирәк. Мин техника сатып алу темпының кимемәвен теләр идем. Моннан берничә көн элек Хәйбулла районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән аралаштым. Алар өчен хәтта чагыштырмача зур булмаган акчалар да да чын коткару чарасы булды. Бу ярдәмне дәвам итәргә кирәк, бездән башка алар алга китә алмаячак. 2024 елга кадәр авыл хуҗалыгын модернизацияләүне төгәлләргә кирәк.

Фото: glavarb.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/selo/Bashkortstanda-urak-t-g-ll-nep-kil-464559/
Читайте нас: