+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 февраль 2021, 12:25

Агуламый гына бәрәңге үстерә башларбыз кебек

Колорадо коңгызына каршы чара табылган!

Казан галимнәре колорадо коңгызын ашый торган бөҗәк үстергәннәр. Аның популяциясе якынча 1500 зат тәшкил итә. Болай булса, бәрәңгене агуламый үстерә башларбыз да әле.
Зарарлы бөҗәкне юк итәчәк коңгызны галимнәр падизиус дип атаганнар. Ул бераз тараканга охшаган коңгыз.
Ул җылы, дымлы һаваны ярата. Әмма температура плүс 18 градустан түбәнрәк булса, пассивлаша, ул вакытта колорадо коңгызына әйләнеп тә карамый.
Фаразлар буенча, планетада бу бөҗәк таралган очракта, җанга төшкән колорадо коңгызына каршы агулы химикатлар куллану кирәк бумаячак.
Татарстанның Россельхозүзәге падизиус токымын яфрак кимерүче коңгызлар семьясыннан булган зарарлы бөҗәккә каршы киң кулланырга ниятли.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bilgele-bilgesez-d-nya/Agulamiy-gina-b-r-ge-ster-bashlarbiz-kebek-691294/
Читайте нас: