+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 гыйнвар 2019, 18:13

Безнең көч — бердәмлектә

Уфада Идел буе федераль округы журналистларының “Вместе медиа” дип аталган фестивале узды. Әлеге проект 2002 елдан бирле эшли һәм илнең берничә төбәгендә булган.

Оештыручылар әйтүенчә, бу җәһәттән Уфа моңа кадәр алар өчен “ябык шәһәр” булып кала биргән. Ниһаять, быел Идел буе төбәге журналистлары, Башкортстанда җыелып, уртак мәсьәләләрне хәл итте, осталык дәресләрендә катнашты.
Алар өчен спикерларны Русиядәге иң популяр медиапроектлардан сайлап алганнар. Өч көн дәвамында журналистлар Владимир Аверин (“Вести ФМ” радиосы), Петр Мироненко (The Bell), Иван Голунов (Meduza), Макс Димов (“Москва FM”), Александр Кияткин (Ornament), Залина Маршенкулова (“Краснодар” радиостанциясе), Ирина Телицына (“Пресс-Папье”) проектлары белән танышты.
“Без кунакларны кояшлы Башкортстанда кабул итүгә бик шат. Эш нәтиҗәле булыр дип ышанабыз”, — диде Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов.
Оештыручылар, үз чиратында, җылы кабул иткәнебез өчен рәхмәт белдерде.
“Без монда булуыбызга бик шат һәм гамәли семинарлардан соң төбәкнең колориты һәм үзенчәлеге белән танышырбыз дип өметләнәбез”, — диде Бәйсез радиотапшырулар фондының генеральный директоры Наталья Власова.
Чарада Мәскәүнең тәҗрибәле журналистлары лекцияләр укыды, журналистлар үзләрен кызыксындырган сораулар бирде, ә төбәк этаплары җиңүчеләре бүләкләр алды. Алар арасында тематик программа номинациясендә Уфадан “Спутник FM” радиосының “Лилия ищет правду” тапшыруы беренче урын алды. “Большой материал” номинациясендә Уфадан “Медиакорсеть” дип аталган интернет-портал журналисты Надежда Вәлитова беренче урынга лаек булды.
– Оештыручылар, экспертларга безнең белән тәҗрибә уртаклашкан өчен рәхмәтлебез. Безгә ешрак килерсез дигән ышанычта калабыз. Киләчәктә бу фестиваль дәвам итәр, дигән теләктәбез, – диде кунакларга Борис Мелкоедов.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: