+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 гыйнвар 2019, 16:31

Контрафакт хәмер – халыкка карата геноцид!

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров прокурорлар алдына сертификаты булмаган алкоголь продукциясен законсыз сату белән көрәшне көчәйтү бурычын куйды.

Республика Прокуратурасының киңәйтелгән коллегиясендә төбәк җитәкчесе узган атнада авыл биләмәләре башлыклары укуларында контрафакт хәмернең кешеләрнең сәламәтлегенә зур зыян китерүе турында әйтте.

— Ул кешеләрнең эшкә сәләтлелегенә һәм гомер озынлыгына, гаилә иминлегенә җимергеч йогынты ясый. Безнең халыкка карата геноцидны туктатырга кирәк. Прокуратура органнары, барлык көч структураларының контрафактны кисәтү буенча катгый чаралар күрүләрен, ниһаять, барлык муниципалитетларда да алкогольле һәм спиртлы продукция сатуда тәртип урнаштыруларын сорыйм, – диде Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе Әбҗәлил районын мисалга китерде. Анда алкогольне законсыз сатуның 248 ноктасы ачыкланган, районда биш литрлы спиртны тәүлек әйләнәсенә сатып алып була. Кешеләр агулана, ә өлкәннәр хәтта аласы пенсияләре исәбенә бурычка кереп эчә.

Башкортстан прокуроры Андрей Назаров Радий Хәбировның сүзләрен хуплады һәм, бу юнәлештә эшне көчәйтү турында күп тапкырлар сөйләнде, дип билгеләп үтте.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
Читайте нас: