+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 гыйнвар 2019, 17:21

Спорт мәктәпләренә субсидия бирелә

Башкортстанның 10 шәһәре һәм муниципалитетларның 58 спорт мәктәбе республика бюджетыннан субсидия алачак. Мондый карар Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радия Хәбиров рәислегендә үткән Хөкүмәт Президиумы утырышында кабул ителде.

«Республика бюджетыннан бирелә торган акча исәбенә муниципаль районнар һәм шәһәр округлары 1177 спортчы өчен кием-салым һәм башка кирәк-ярак, инвентарь һәм җиһазлар алачак. Алар - Башкортстан җыелма командаларының 28 база спорт төре (бадминтон, бокс, велосипед, гандбол, байдарка һәм каноэда ишү, дзюдо, җиңел атлетика, йөзү, көрәш, җәядән ату, теннис, авыр атлетика, фехтование, футбол, биатлон, бобслей, тау чаңгысы, тимераякта шуу, чаңгыда трамплиннан сикерү, сноуборд, терәк-хәрәкәт аппараты зарарланучылар, сукырлар һәм начар ишетүчеләр спорты) буенча әгъзалары», — диделәр Башкортстанның Яшьләр һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Бүленгән акчага спорт мәктәпләре республиканың спорт җыелма командалары әгъзаларын әзерләү һәм тәрбияләү программаларын гамәлгә ашырачак.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
Читайте нас: