+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 гыйнвар 2019, 17:17

“Торатау”га экспедиция тәмамланды

Башкортстанда Урыс география җәмгыяте төбәк бүлекчәсенең өч көнлек экспедициясе тәмамланды, аның кысаларында республика Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, галимнәр, «Торатау» геопаркының чикләрен билгеләде һәм аның потенциалы турында фикер алышты.

Исегезгә төшерәбез, «Торатау» геопаркы республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Указы белән узган елның декабрендә оештырылган иде. Аның составына гамәлдәге аеруча сакланучы табигать территорияләре — Торатау һәм Йөрәктау шиханнары, шулай ук ике районның уникаль объектлары керде.

Сәфәрнең максаты - геопарк буенча булачак туристик маршрутларны сынап карау иде. Каргизәрләрдә экспедиция әгъзалары 150 километр үтте.

«Беренчедән, республикабыз һәйкәлләрен карадык, — диде экспедиция җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Вячеслав Аброщенко. — Район хакимияте белән очрашып, галимнәр һәм җәмәгатьчелек катнашлыгында "түгәрәк өстәл" үткәрдек. Төбәкнең үсеш перспективалары, туристик маршрутлар,фәнни чаралар оештыру мөмкинлеге турында фикер алыштык. Бу бит Русиядә беренче геопарк, дөньяда андый геопарклар 150гә якын. Аны үстерү буенча бик күп эшләр башкарасы бар. Ә перспективалар аз түгел - бу халыкны эш белән тәэмин итү, халык кәсебен үстерү. Әйтергә кирәк, Ишембай районы җитәкчелеге геопарк төзергә әзер булган, маршрутлар, табигать һәйкәлләре исемлеге төзелгән. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Указы бу юнәлештә алып барылган эшне тизләтте генә».
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
Читайте нас: