+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
4 февраль 2019, 16:38

Блокаданың төзәлмәс яралары

Күптән түгел 2 санлы урта мәктәпнең 8 "А" сыйныфы укучылары өчен "Блокаданың төзәлмәс яралары" батырлык дәресе үтте.

"Ленинградны без дан һәм бүләк алыр өчен сакламадык" китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Зилә Галиуллина укучыларга камауда калган ленинград халкы кичергән авыр сынаулар, ир-атлар белән бергә заводларда эшләүче балалар, хатын-кызлар турында сөйләде.

Ладоганың "Гомер юлы" һәрбер ленинградлының йөрәгенә кереп калган. 1941 елның 22 ноябрендә Ладога күлендәге боз катламы 13 сантиметрга кадәр җиткән, ә боз трассасыннан беренче машиналар юлга чыккан. Фашистлар туктаусыз бу юлны бомбага тоткан. Трассага 1004 автомашина, йөк белән баручы кешеләр һәлак булган. Ләкин легендар "Гомер юлы" беркайчан да туктамаган.

Дәрес укучыларда көчле тәэссоратлар калдырды.

Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: