+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
4 февраль 2019, 16:17

Миякә күгендә кышкы салават күпере

Күптән түгел хәбәрче Венера Мәҗитова белән очрашу узды.

Очрашуның башыннан ук ул тамашачыларны үзенең мөлаем һәм көчле тавышы. татар телен камил белүе белән үзенә җәлеп итте. Сәгать ярымга сузылган очрашу дәвамында беркемне дә ялкытмады, киресенчә тыңлаган саен тыңлыйсы килеп торды.

Укучыларга ул "Кызыл таң" гәзитенең "Дөнья бу" рубрикасындагы язмалары, аш-су рецептлары, "Тулпар" журналындагы, "Өмет" гәзитендәге чәчмә әсәрләре аша таныш.

Венера Мәҗитова милләтем дип җан аткан гаҗәеп кеше булып чыкты.

Без, китапханәчеләр, халык белән язучыларны тоташтырып торучы күперләр, аларны халыкка җиткерербез.

Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
Читайте нас: