+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 февраль 2019, 12:35

Халык хәтереннән җуелмасын золым корбаннары

Миякә үзәк китапханәсендә башкорт совет журналисты, язучы Төхвәт Янәбинең тууына 125 ел тулуга багышланган "Олы йөрәкле кеше" дип аталган хәтер кичәсе үтте.

Сәяси золым корбаны булган аянычлы язмышлы шагыйрь турында туганнары, якташлары бик күп хатирәләре белән уртаклаштылар. Янәби мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Дәүләтшина Гүзәл Төхвәт Янәбинең тормыш юлына күзәтү ясады. Язучы Фәнис Янышев аның әсәрләренең тарихи яктан әһәмияте турында сөйләде. Уфадан килгән язучының туганы Локманова Өммегөлсем Гыйльметдин кызы бабасы Төхвәт Янәби белән булган хәлләрне сөйләде, хатирәләре белән уртаклашты. Язучының чыннан да олы йөрәкле шәхес икәне безне сокландырды.

Кичә моңсу да, берчә күңелле дә булды.

Әйе, районыбызда бүгенге көнебез өчен, киләчәк буын өчен нинди матур, изге эшләр башкарыла. Моңа киләчәк үзе бәясен бирер. Кичә соңында район китапханә хезмәткәрләре һәм килгән кунаклар исеменнән китапханәче Нәбиулллина Фәния Мансур кызы рәхмәт сүзләрен һәм матур теләкләрен җиткерде. Кичә истәлеге итеп килгән кунакларга китаплар бүләк ителде.

Ләйсән Вәлиуллина .
Читайте нас: