+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 июнь 2019, 10:42

Балалар пособиесе 50 сумнан 10 мең сумга кадәр арта

Шушы елның 1 июленнән яшь ярымнан алып өч яшькә кадәрге балалар өчен пособиене 10 мең сумга кадәр арттыралар. Әлегә кадәр аның күләме 50 сум иде.

"Бер яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балалары булган аз керемле гаиләләргә ярдәмне арттыру турында карар кабул ителде. Аларга ай саен бер бала өчен 10 мең сумнан артык акча түләнәчәк. Моңа кадәр бу 50 сум иде", - дип сөйләгән Премьер-министр Дмитрий Медведев демография өлкәсендә Русия үсешенең илкүләм максатларына ирешүгә багышланган киңәшмәдә.

Хөкүмәт башлыгы бу мәсьәләнең Президент Владимир Путин белән 20 июньдә булган туры элемтә вакытында күтәрелгәнен дә искә төшергән.

"Хәзерге вакытта гаиләләрнең мохтаҗлыгы критерийларын ике яшәү минимумына кадәр арттыру турында закон проекты әзер. Моның ярдәмендә беренче һәм икенче бала өчен айлык пособие алучылар саны артачак", - дигән Медведев.

Шулай ук инвалид бала караучы хезмәткә яраклы, эшләмәүче ата-аналарга компенсация күләме дә ике тапкыр артачак.

"Бу чаралар быел 1 июльдән үк гамәлгә кертеләчәк", - дигән премьер.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.


#ВладимирПутин
Читайте нас: