+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 июнь 2019, 10:20

“МИНЕМ БИЗНЕСЫМ” ҮЗӘГЕ УҢЫШЛЫ ЭШЛИ

“Кече һәм урта малтабарлык” гомумдәүләт проекты кысаларында малтабарлар өчен Уфада “Минем бизнесым-2019” үзәге эшли.

Биредә бизнесның барлык юнәлешләре буенча һәркем күпфункцияле үзәк хезмәтләреннән файдалана.

Үзәк әлегә филиал статусына гына ия булуга карамастан, бизнес вәкилләренә ул барлык кызыксындырган мәгълүмати ярдәмне күрсәтергә сәләтле. Аның мөрәҗәгать итүчеләргә үз эшләрен оештыру барышында кирәкле документларны әзерләү мөмкинлеге дә бар. Яңа экосистема буларак кабул ителгән “Киләчәк фабрикасы” үзәге дә биредә урнашкан.

Башкаланың Тынычлык урамындагы “Книжка бизнес” үзәгендә малтабарлар өчен оештырылган яңа форматтагы инновацион яшьләр үзәге, бизнес-акселератор, бизнес-инкубатор, коворкинг, технопорт урын алган. Биредә, шулай ук, халык кәсепләре, социаль эшкуарлык һәм башка төр эшчәнлек үзәкләренең бергә туплануы да бизнес вәкилләренә һәм үз эшләрен башларга теләүчеләргә зур ярдәм булып тора.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: