- Кызганычка каршы, югары сыйфатлы юллар бездә һаман да аз. Соңгы дүрт елда мондый юллар 2423 чакрымга күбәйде. Федераль трассаларның 83 проценты тулысынча нормативларга туры килә, ә башка юлларның сыйфатын күтәрү өчен зур көч саласы бар. Моның өчен 2024 елга кадәр гамәлгә ашырырдай махсус программа төзергә кирәк, - диде ул.
Владимир Путин чыгышында юлларны яктырту, аларны төзекләндерүдә сыйфатлы материал куллану һәм башка мәсьәләләргә тукталды.
- Иң мөһиме - юллардагы аварияләр санын киметергә кирәк. Юлда йөрүчеләр хәвефсезлеге барыннан да өстен, - диде Владимир Владимирович.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.