+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 июнь 2019, 08:24

22нче дәваханәгә нейрохирургия микроскобы кайтарылды

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Бу проект структурасына “Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш” федераль проекты керә.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшкә юнәлтелгән бу проектның максаты – кискен коронар синдромлы һәм мидәге кан әйләнешенең кискен тайпылышы булган пациентларга медицина ярдәмен камилләштерү.

– Башкортстанда “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектына караш җитди. Максатыбыз – вакытында сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү, үлем очракларын киметү, – ди 22нче шәһәр клиник ашыгыч ярдәм дәваханәсенең баш табибы Ирина Карамова. – Безнең кан тамырлары үзәге 10 ел эшли. Елына 700 операция эшләнә. Аларның өчтән бере микроскоп ярдәмендә.

Шушы көннәрдә “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру максатында безгә баш һәм арка миенә катлаулы югары технологияле операцияләр ясау өчен яңа нейрохирургия микроскобы кайтарылды. Алдагы көннәрдә янә күптөрле заманча, яңа җиһазлар алачакбыз.

Яңа микроскоп – искиткеч җайланма. Ул кечкенә детальләрне дә ачык күрергә ярдәм итә, операция бүлмәсендәге эш процессын гадиләштерә, җиңеләйтә, сыйфатлырак итә. Яңа аппарат ярдәмендә кан тамырлары күп тапкырлар зурайтылып, 3D сурәтендә күрсәтелә.

Нейрохирургия бүлеге мөдире Марсель Мостафин яңа аппарат белән бер операция эшләп өлгергән дә инде. Югары биеклектән килеп төшеп, җитди җәрәхәт алган кеше югары технологияле операция ярдәмендә берничә көннән савыгып та чыгачак.

22нче дәваханәгә кайтарылган микроскопның хакы якынча 10 миллион сум. Гомумдәүләт проектын тормышка ашыру максатында кайтарылачак башка җиһазлар тагын да кыйммәтрәк булачак, дип белдерә табиблар.


Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.


#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: