+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 июнь 2019, 10:31

Бөтендөнья башкорт корылтаена делегатлары һәм кунаклары килә

Уфага V Бөтендөнья башкортлары корылтаенда катнашу өчен АКШ, Швейцария, Голландия, Монако, Израиль, башка чит илләрдән, шулай ук күрше өлкәләрдән һәм республикалардан делегатлар килде.

Тарихи милли форум 1995 елдан башкорт халкын берләштерү, этно-мәдәни үстерү, милли тәңгәллекне саклау һәм башкортларның үзенчәлекле мәдәниятен үстерү максатында үткәрелә. Чара Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән "Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгресс)" халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлеге тарафыннан оештырылды.

Корылтайда делегатлар башкорт халкының үсеш стратегиясе концепциясе өстендә эшләячәк. Документ беренче тапкыр кабул ителәчәк һәм милләтнең 20-30 елдан соң киләчәген күзалларга ярдәм итәчәк. Анда башкорт халкы ның төп үсеш юнәлешләре билгеләнәчәк.

Чара иртәгә, 28 июньдә, "Торатау" Конгресс-холлында үз эшен башлап җибәрә. V съезд эшендә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашачак. Кунаклар сыйфатында Русия Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, Федерация Советы әгъзалары Лилия Гомәрова һәм Ирек Ялалов чакырылган.

Пленар утырыштан соң түбәндәге юнәлешләр буенча секцияләр эшләячәк: мәгариф һәм кадрлар; башкорт теле; тарих һәм тәңгәллек, демография һәм сәламәтлек; мәдәният һәм сәнгать; бизнес һәм кооперация; төбәкләрдә башкортлар.

Съезд 29 июньдә Ишембай районында, Торатау тавы итәгендә тәмамланачак. Анда делегатлар "Торатау йыйыны" фольклор бәйрәмендә катнашачак. Аның кысаларында шулай ук яңа Башкарма комитет утырышы һәм Стратегияне гамәлгә ашыру буенча киңәйтелгән эшче төркем җыю каралган.

Оештыручылар мәгълүматларына караганда, бүген съезд кунаклары һәм делегатлары өчен милли театрлар үз спектакльләрен тәкъдим итәчәк.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: