+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 июнь 2019, 11:00

Путин губернаторларны шикаятьләргә вакытында җавап бирергә өндәде

Русия Президенты Владимир Путин губернаторларны халыкның сорауларына вакытында җавап бирергә чакырды. Бу очракта күп төбәк проблемаларын булдырмый калырга мөмкин, дип саный дәүләт башлыгы. Бу хакта ул Кремльдә узган Дәүләт Советы утырышында белдерде.

"Бөтен нәрсәгә дә акча җитми, әмма эш дөрес оештырылган икән, күп кенә проблемалардан арынырга мөмкин. Кайчагында видеоматериаллар, фотоматериаллар карыйм да "Губернаторның кайчан булса да монда булганы бар микән? Кайчан да булса бу объектларны күрдеме икән?" дигән сорау туа", - диде Президент.

Шулай ук Владимир Путин, дөрес планлаштыру һәм вакытында җавап бирү булса, күп кенә проблемалар зур тырышлык таләп итми, җиңел хәл ителә, дип өстәде.


Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.


#ВладимирПутин
Читайте нас: