+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 июнь 2019, 10:52

Пылау тәмле булсын, дисәң...

Урта Азия халкының яратып әзерләгән ризыгы пылауны һәркем телне йотарлык итеп әзерли белми. Ул тәмле, таралып торучан килеп чыксын өчен түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.

* Пылау чуен чүлмәктә тәмле пешә.

* Дөге пылау өчен махсус булырга тиеш. Аны учка салып, уып карагыз. Әгәр дөге үтәкүренмәлегә әйләнә икән, димәк, анда крахмал аз. Шуңа да ярма бер-берсенә ябышмаячак.

* Пылау өчен иң яхшысы — бәрән ите.

* Кишерне кыргычтан үткәрмәгез. Аны озынчалап турарга кирәк.

* Тоз һәм тәмләткечләрне зирвак яисә шулпа яртылаш әзер булгач салсаң яхшырак.

* Шулпаны талгын утта никадәр озак кайнатасың, ул шулкадәр тәмлерәк булачак.

* Зираны учта уып салсаң, аның хуш исе ныграк таралачак.

* Дәфнә яфрагы пылауның тәмен боза, ул бу ризыкка бөтенләй туры килми.

Дөгене әзер булганчы һәм газны сүндергәннән соң ярты сәгать чамасы бутарга ярамый.
Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: