Владимир Путин Осакада саммит алдыннан БРИКС лидерларының очрашуында катнашачак, шулай ук Русия, Һиндстан, Кытай вәкилләре белән очрашуда катнашуны күздә тота.
Моннан тыш, дәүләт башлыгы Көньяк Африка Республикасы, АКШ, Франция, Көньяк Корея, Төркия, Мисыр президентлары, Бөекбритания Премьер-министры, Германия федераль канцлеры һәм Согуд Гарәбстанының варис принцы белән икеяклы очрашу уздырачак.
29 июньдә Русия Президенты Владимир Путинның Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белән сөйләшүләрендә Русия-Япония хезмәттәшлеге һәм халыкара көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла. Лидерлар Япониядә - Русия, Русиядә Япония елларын ябу тантанасында чыгыш ясаячак.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.