+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
1 июль 2019, 10:25

Башкортстанның алты балалар бакчасы грант отты!

Конкурста җиңү бәхетенә Русиянең 40 балалар бакчасы лаек булды. Аларның алтысы - Башкортстанныкы.

Әлеге программа Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Мәгълүм булуынча, илнең һәр җиңүче балалар бакчасы 1 миллион 230 мең сум грант алачак. Әлеге чаралар 3 яшькә кадәр балалары булган әти-әниләргә психолог-педагог, диагностик, консультатив ярдәм үзәкләре инфрастуктурасын булдыруга юнәлтеләчәк.

Һәр әти-әни балаларны тәрбияләү һәм укыту мәсьәләсендә белгечләрнең консультатив ярдәмен алу мөмкинлегенә ия булачак.

Конкурс җиңүчеләре арасында: Уфаның 309, 209, 51 санлы балалар бакчалары, Стәрлетамак шәһәренең - 87нче, Бәләбәйнең 36нчы һәм 39нчы бакчалары кергән.
Киңкүләм мүгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: