Александр Лукашенконың матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, лидерлар Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиев бүләк иткән беседкада сөйләшүләр алып барган.
“Соңрак аларга Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон кушылды”, – дип билгели Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков.
Очрашудан соң президентлар II Европа уеннарының ябылу тантанасына юлланган.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.