+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
2 июль 2019, 09:40

Республиканың 25 предприятиесе гомумдәүләт проектында катнаша

«Красный пролетарий» предриятиесе “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин ителүне үстерү” гомумдәүләт проектының 25нче катнашучысы булды.

Проектта катнашу хакындагы килешүгә республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Рәиф Әбдрәхимов белән “Красный пролетарий” җәмгыятенең генеральный директоры Илгиз Шәрипов кул куйдылар.

Ел ахырына кадәр гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга республиканың 50 предприятиесен җәлеп итү күздә тотыла. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш индустриясе предприятиеләре проектта катнашучылар исемлегендә.

“Красный пролетарий” предприятиесе серияле нефть җиһазларын, шулай ук сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен стандарт булмаган җиһазлар чыгара, аларны хезмәтләндерә, ремонтлый.

Гомумдәүләт проектында катнашу кысаларында предприятие җитештерү процессларын оптимальләштерү буенча проектларны тормышка ашырганда хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә белгечләр ярдәменнән файдалану мөмкинлеге алачак.

“Сакчыл җитештерү” инструментларын керткәннән соң предприятиенең Сәнәгатьне үстерү фондының ташламалы займы кебек финанс ярдәменә дәгъва итәргә хокукы бар (5 елга бер процент белән 50дән 300 миллион сумга кадәр).
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: