+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 июль 2019, 10:45

БАШКОРТСТАН ТАТАРЛАРЫ КОНГРЕССЫ САБАНТУЙ ҮТКӘРӘ

Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйлар дәвам итә. 6 июльдә Иглин районының Олы Теләк авылында Хәсән Идиятуллинның фермер хуҗалыгында Башкортстан татарлары конгрессы Сабантуй үткәрәчәк.

Сабантуй Иглин районы хакимияте булышлыгы белән үтә.


Программада - ат чабышлары, спорт ярышлары, халык уеннары, балалар сабантуе, авиашоу. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.


Сабантуйның мәдәни программасында Башкортстан һәм Татарстанның сәхнә осталары катнаша.


Бәйрәм сәгать 10да башлана.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: