Мәдәният" гомумдәүләт проектының "Мәдәни мохит" проекты буенча 2024 елга кадәр республикада яңа 20 китапханә булдыру планлаштырыла. Модель китапханәләре базасында кулланучылар өчен илебезнең заманча фәнни һәм сәнгать мәгълүматы һәм вакытлы матбугат ресурсларына керү мөмкинлеге тудырылачак", - диелә хәбәрдә.
Модельле китапханәләрдә эшчәнлек хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә юнәлтелә, аларда дискуссия клублары, түгәрәкләр эше оештырылачак. Әлеге мәйданчыкларда даими рәвештә мәдәни-мәгърифәт һәм белем бирү чаралары үткәрү планлаштырыла, шул рәвешле китапханә интеллектуаль ял итү мөмкинлекләре булган учреждение булырга тиеш.
"Мәдәният" гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путинның “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы Указын үтәү йөзеннән эшләнгән.
Гомумдәүләт проекты өч бүлектән тора: "Мәдәни мохит", "Иҗат кешеләре" һәм "Санлы мәдәният". Аның чараларына барлыгы 2019-24 елларда 113,5 миллиард сум бүлү планлаштырыла (федераль бюджеттан - 109,7, Русия субъектлары бюджетларыннан - 3,8 миллиард сум). Шул ук вакытта "Мәдәни мохит" проекты өчен иң күп финанслау каралган - 84 миллиард сум.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.