Гаилә фестиваленең үткәрү урын Бөре шәһәренең Октябрьский мәйданы билгеләнде. 8 июльдә 16 сәгатьтән барлык мәйданда чаралар башлана. Биредә мастер-класслар, уен занятиеләре, карусельләр, рәсем күргәзмәләре оештырылачак.
Зур гаилә бәйрәме сәхнәсендә балалар тәрбияләүдә аерым уңышларга ирешкән әти-әниләргә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров һәм аның тормыш иптәше Каринэ Хәбирова дәүләт наградасы " Әти-әни каһарманлыгы" медален тапшырачак. Шулай ук фестиваль кунаклары озак еллар матур гаилә пары булып гомер итүче гаиләләрнең шатлыгын уртаклаша ала. Алар бу көнне "Сөю һәм тугрылык" медале белән бүләкләнәчәкләр. Тамашачылар "Ел гаиләсе" Бөтенрусия конкурсының төбәк этабы җиңүчеләре белән танышачаклар.
Римма Шамуратова хәзерләде.