Бу хакта Global Times басмасына сылтама белән "Российская газета" хәбәр итә.
Термокружканы төрле бәядә берьюлы берничә сатучы тәкъдим итә. Бәяләр шактый аерыла - 500дән 2 мең сумга кадәр җитә.
Global Times хәбәрчеләре "Путин термокружкасы"ның сатып алучылар арасында зур кызыксыну уятуын ачыклаган. Сатучыларның берсе аңа 100дән артык заказ алуын белдергән.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.