+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
4 июль 2019, 10:09

Владимир Путин Виктор Зубков белән очрашты

“Газпром” мотор ягулыгы сыйфатында табигый газ җитештерү һәм сату буенча зур эш башкарган. Бу хакта “Газпром” җәмгыяте Директорлар советы рәисе Виктор Зубков Русия Президенты Владимир Путин белән очрашуда белдерде, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.

-- Беренчедән, “Газпром газомотор ягулыгы” компаниясе төзелде. Икенчедән, бәяләрне җайга салу бетерелде һәм ягулык салу станцияләре саны арттырылды. 2015 елда газ ягулыгы салуның 213 станциясе бар иде, быел алар -- 352, ә 2020 елда -- 405, ягъни ике тапкыр күбрәк булачак, - диде Виктор Зубков.

Русиядә җитештерелүче “Лада Веста”, “Лада Ларгус”, “УАЗ Патриот”, “УАЗ Пикап” кебек җиңел автомобильләр газда эшли.

-- Моннан тыш, газ-мотор ягулыгы бензиннан 2,5−3 тапкыр арзанрак (16-18 сум). Хәзер дизель ягулыгы һәм бензин 46-48 сум тора. Бу финанс ягыннан да, экологик яктан да бик отышлы, - дип билгеләп үтте “Газпром”ның Директорлар советы рәисе.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: