+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
4 июль 2019, 10:15

Владимир Путинның эш графигы шактый тыгыз

Кичә Русия Президенты Владимир Путинның эш графигы шактый тыгыз иде. Дәүләт башлыгы Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә үткәрде, чит ил илчеләренең грамоталарын кабул итте һәм “Парламентаризм үсеше” Халыкара форумында чыгыш ясады.

Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән чираттагы киңәшмәсенең төп темасы гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруны законнар белән тәэмин итү булды.

Җыелучылар агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Алар арасында Иркутск өлкәсендә ташкын нәтиҗәләрен бетерү темасы да бар. Президент шимбә көнне, 29 июньдә, гадәттән тыш хәл урынында булды һәм Хөкүмәткә 3 июльгә башкарылган эшләр турында доклад әзерләргә кушкан иде.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: