+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
5 июль 2019, 15:24

Шагыйрь һәйкәле – мөһим символ

Мәгълүм булуынча Бөтендөнья башкортларының V корылтае кысаларында Уфадагы Телеүзәк бинасы каршында башкорт шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабичка һәйкәл ачу тантанасы узды.

Ш.Бабичның исемен мәңгеләштерү – Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров тарафыннан хупланган җәмәгатьчелек башлангычының нәти-җәсе. Һәйкәл ачу – күп-милләтле Башкортстан өчен мөһим, күптән кө-телгән вакыйга. Һәйкәл-не ачу Башкортстан оешуга 100 ел тулуга багышланган.

Ш. Бабичка һәйкәл ачу тантанасында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Таңчулпан Бабичева, Корылтай делегатлары һәм кунаклары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Тантанада катнашучылар билгеләвенчә, көчле һәм ирекле Ватан өчен көрәшүче шагыйрь образы, сында мәңгеләштерелеп, Русия халкын берләш-терүче мөһим символга әвереләчәк.

Шагыйрьнең 3,5 метр биеклектәге сыны бронзадан коелган. Һәйкәл өч метрлы постаментка куелган. Тирә-як территория төзекләндерелгән.

Республика Мәдәният министрлыгы үткәргән конкурс нәтиҗәләре буенча, һәйкәлнең авторы – халык рәссамы, Русия Рәссамнары берлеге идарәсе рәисе Андрей Ковальчук.

Яңа арт-объект башкорт халкының данлыклы улы истәлегенә багышланган комплекслы эшнең дәвамы булып тора. Шәехзадә Бабич Башкортстан үсешенә күп көч салды. Бүген аның турында истәлек Уфа һәм район музейларында саклана, шулай ук, урамнар да шагыйрь исемен йөртә.

Ш.Бабичка һәйкәл кую буенча проектның меценаты – “Евразия“ җәмгыяте. Агымдагы елның апрелендә Уфада “Нур” татар дәүләт театры каршында татар шагыйре Габдулла Тукайгада һәйкәл ачылды. Аның меценаты – Уфа шәһәр Советы депутаты Артур Хаҗигалиев.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
Читайте нас: