+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
5 июль 2019, 09:39

Владимир Путинның визиткасы сатыла...

Реклама сайтларының берсендә Владимир Путинның иске визиткасын сатып алырга була, дип хәбәр итте “РИА Новости”. Сатучы -- Волгоград Өлкә думасының элекке рәисенең оныгы Виктор Приписнов, булачак Президент аның картәтисенә визиткасын биргән булган.

Приписновның картәтисе гомер буе власть органнарында, аерым алганда, Таҗикстан ССРда, шулай ук Волгоград Өлкә думасында эшләгән, анда 1998-2001 елларда рәис вазыйфасын башкарган. Нәкъ менә Волгоград чорында аңа Владимир Путин белән очрашырга туры килгән.

-- Алар визиткалар белән алмашкан. Мин аны өйдә очраклы гына таптым. Президент белән кызыксынуның зур булуын исәпкә алып, аны сатарга булдым, - дип белдергән Виктор Приписнов.

Әлегә визитканың бәясе билгеле түгел. Хуҗасы коллекционерлар белән киңәшләшергә уйлый.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: