"Демография" гомумдәүләт проектына караган "Спорт - яшәү нормасы", шулай ук социаль активлык, эшуарлыкны киңрәк җәелдерүгә багышланган төбәк проетклары анык максатлар куя.
Республиканың Спорт һәм яшьләр сәясәте министры Руслан Хәбибов сүзләренә караганда, 2024 елда төбәктә яшәүче халыкның 55 проценты спорт һәм физик культура белән шөгыльләнәчәк. Яшьләр арасында бу сан 94,9 процентка җитәчәк дип көтелә.
Шул ук елга ирекмәннәр эшчәнлегенә халыкның 20 проценты кушылачак дигән ышаныч бар.
2024 елга кече һәм урта эшкуарлык белән шөгыльләнүче 14015 кеше төбәк һәм федераль проектларга кушылып, эшчәнлекне тагын да киңрәк җәелдерәчәк.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.