+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
9 июль 2019, 09:52

Киев үзе теләк белдерергә тиеш

Русия Президенты Владимир Путин һәм Украина лидеры Владимир Зеленский очрашуының башлангычы Незалежная ягыннан булырга тиеш.

Бу фикерне "Оппозиционная платформа - За жизнь" Украина партиясе сәяси советы башлыгы Виктор Медведчук “Россия-1” телеканалындагы "Действующие лица с Наилей Аскер-заде" тапшыруында белдерде. Бу мәсьәләдә арадашчылар кирәкми, дигән фикердә ул.

“Әгәр шундый теләк бар икән, очрашу башлангычы (мин моны дәлилли дә алам) Украина ягыннан булырга тиеш”, - ди Виктор Медведчук.

Моңа кадәр Мәскәү Киев белән сөйләшүләргә әзер икәнлеген берничә тапкыр белдергән иде. Зеленский сайлау алды вәгъдәләрен үтәп, Донбасстагы ватандашлары белән сөйләшә башлаган очракта Русия һәм Украина арасында конструктив диалог булдыру мөмкин, дигән иде Владимир Путин.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
#владимирпутин
Читайте нас: