+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
9 июль 2019, 09:37

Владимир Путин Израиль Премьер-министры белән телефоннан сөйләште

Сөйләшү вакытында сәүдә-икътисади һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек итүнең актуаль мәсьәләләре тикшерелде.

Владимир Путин Израиль дәүләте Премьер-министры Биньямин Нетаньяху белән телефоннан сөйләште.

Биньямин Нетаньяху Русия диңгезчеләренең Баренц диңгезендә фаҗигале һәлак булуы уңаеннан кайгы уртаклашты.

Сөйләшү вакытында сәүдә-икътисади һәм гуманитар өлкәләрдә ике яклы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре тикшерелде.

Владимир Путин Израильнең Премьер-министрын киләсе елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгында катнашу өчен Мәскәүгә чакырды.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#владимирпутин
Читайте нас: