+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
9 июль 2019, 10:00

Яңа күпер төзелешенә старт бирелде

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Агыйдел елгасы аша төзеләчәк яңа күпергә беренче ташны салуда катнашты.

Проект буенча Агыйдел елгасы аша өч полосадан торган яңа күпер булачак. Төзелешнең беренче этабы 31 айга сузылачак, әле эшләп килүче күперләрдә автотранспорт хәрәкәте туктатылмый. Бу эш өчен чыгымнар 3,5 миллиард сум тәшкил итәчәк.

— Күптән түгел Уфа - Аэропорт юлына ремонт үткәрелде. Биредә юллар ничек тыгын булганын барысы да яхшы белә, — диде Радий Хәбиров. —Килешү буенча Росавтодор бу эшләр өчен 2 миллиард сум акча бүләчәк. Күперләр төзелеше бик зур чыгымнар сорый. Аларның яңаларын төзү һәм булганнарын төзекләндерү өстендә эшләячәкбез.

Агымдагы елда республикада 25 автотранспорт күпере төзү һәм ремонтлау каралган. Андый эшләр Баймак, Бакалы, Бәләбәй, Бөре, Дүртөйле, Иглин, Илеш, Краснокама, Мәчетле, Мишкә, Туймазы, Уфа районнарында башкарылачак.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: