+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 июль 2019, 10:32

Владимир Путин Дагстан Башлыгы белән күреште

Төбәк җитәкчесе Владимир Васильев Президентка республикадагы социаль-икътисади хәл турында мәгълүмат бирде.

Республика җитәкчесе белдерүенчә, агымдагы елда 95 мәктәп автобусы сатып алуга акча бүлеп бирелгән, 108 ашыгыч ярдәм машинасы, 50 флюорография аппараты сатып алу планлаштырыла.

Дарулар белән тәэмин итүне финанслау 4,7 тапкыр арттырылган, моның өчен 780 миллион сум бүленгән.

Шулай ук, 771 миллион сум урындагы юлларны ремонтлауга юнәлтелгән, социаль-инженерлык инфраструктурасы төзелеше 18 миллиард сумга диярлек финансланган.

Су белән тәэмин итүгә 1 миллиард 700 сум бүленгән. Кызганычка каршы, суның сыйфаты начар, агулану проблемасы бар.

Шулай ук, торак пунктларны газ белән тәэмин итү өчен 250 миллион сум юнәлтелгән.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: