-9 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
11 июль 2019, 11:48

Лилия Муллагалиевадан карлыган кайнатмасы рецепты

Карлыганнар өлгерде, эшкәртеп кенә җитеш. Һәр хуҗабикәнең кайнатма ясауның үз рецептлары булса да, яңа төрлесен дә эшләп карыйсы килә. Шундыйларга җырчы Лилия Муллагалиевадан бер шәп рецепт.

"1,5 бокал суны кайнатасы савытка салабыз. Кайнап чыгуга, әкрен генә 11 стакан (минеке бокал) шикәрне болгата-болгата салабыз. Эреп беткәч, 15 минут уртача утта ширбәт кайнатабыз. 15 минут кайнап утырсын.

Шул ширбәткә блендер белән болгатылган карлыганны (минем ассорти иде, виктория һәм кура җиләге дә куштым), 18 стакан катнашманы салабыз. Көчле утта кайнатып чыгарабыз (болгатыгыз, асты көймәсен). Утны уртача кызулыкта тотып, кайнатманы 10-15 минут чамасы кайнатабыз.

Кайнап утырган кайнатмага 20 стакан (минем бокал) шикәр комын салабыз, болгатабыз, сүндерәбез. Шикәр комы эреп беткәнче болгатып торырга кирәк.

Кемнәрдер шикәр эреп бетүгә үк банкага тутырып куя. Мин башта суытам, аннары кабат кайнарлыйм һәм тутырам. Шулай итсәң, бервакытта да шикәрләнми", - дип яза җырчы Инстаграмында.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: