+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
11 июль 2019, 10:43

“Мәгариф” проектының онлайн-кабул итү бүлмәсе эшли башлады

Русиядә "Мәгариф" гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла. Гражданнарны мәгариф өлкәсендә булган башлангычлар һәм үзгәрешләр белән күбрәк таныштыру өчен онлайн-кабул итү бүлмәсе булдырылган.

Онлайн-кабул итү бүләмәсенә түбәндәге сылтама буенча узып була: https://projectobrazovanie.ru.

"Мәгариф” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру Русия мәгарифенең глобаль көндәшлеккә сәләтен тәэмин итәчәк. Онлайн-ресурс теләге булган һәркемгә «Мәгариф» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру буенча сораулар бирергә һәм тәкъдимнәр кертергә мөмкинлек бирәчәк. Һәр мөрәҗәгать эшкәртеләчәк, ә аны юллаучылар җавапны электрон почтага алачак, диелә бу хәбәрдә.

Кире элемтәне гомумдәүләт проекты администраторы тәэмин итәчәк, ә август киңәшмәләре кысаларында сорауларга һәм җавапларга тулы анализны проект җитәкчесе – Русия мәгариф министры Ольга Васильева үткәрәчәк.

Гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путинның “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы Указын үтәү йөзеннән эшләнде.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: