+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
11 июль 2019, 10:38

Русиядә һава температурасы 2,5 тапкыр тизрәк күтәрелә

Русия Президенты Владимир Путин җитештерү һәм индустриальләштерү буенча кичә Екатеринбургта үткән "GMIS-2019" саммиты кысаларында берничә юнәлеш буенча фикерләрен әйтте.

Атап әйткәндә, ул яңа технологияләрнең тиз арада тормышны җиңеләйтү турындагы фикернең тулысынча дөреслеккә туры килмәве, Русиядә һава температурасының, дөньядагы белән чагыштырганда, 2,5 тапкыр тизрәк җылынуының корылыкка китерү ихтималлыгына тукталды.

Шулай ук экологиягә, климатка мөмкин кадәр зарар китермәскә кирәклеген, һәр өлкәдә халыкара хезмәттәшлек итүнең генә икътисадны күтәрә алачагын һәм башка үзенчәлекләрне ассызыклады ул.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: