+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
11 июль 2019, 11:03

Владимир Путин: "Үсеш өчен бөтен мөмкинлекләребез бар"

Ил җитәкчесе Русия Хөкүмәтенең һәм зур оешмаларның аерым югары технологик юнәлешләрне үстерү максатындагы килешүләр төзү тантанасында катнашты.

Хөкүмәт һәм эре компанияләр арасында сигез килешү төзелде. Атап әйткәндә, Саклык банкы, Русия тимер юллары, Росатом, Ростех оешмалары белән төрле өлкәләргә бәйле хезмәттәшлеккә кул куелды.

“Безнең барлык шушы мөһим юнәлешләр буенча алга китүгә анык мөмкинлекләребез бар. Болар буш сүз түгел!”, – диде Владимир Путин. Русия лидеры илебезнең югары технологияләр үсеше буенча дөньяда алдынгы урын яулаячагына зур ышанычта.

“Моның өчен бүгеннән үк актив эшләү мөһим”, – диде Президент.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: